«Сугыш чорына туры килгән яшьлек»: патриотик уку сәгате (6+)

3 февраль көнне икенче сыйныф укучылары «Блокада турында укыйбыз» икенче Бөтенроссия акциясе кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә узган «Сугыш чорына туры килгән яшьлек» дигән патриотик уку сәгатендә катнашты.  

IMG_20210203_163631
IMG_20210203_163537
IMG_20210203_163448

Чара ленинградлылар өчен дәһшәтле, ач-ялангач һәм суык блокада көннәре турында сөйләүдән башланды. Укучылар чыгышны Бөек Ватан сугышының шул чоры турында белгәннәре белән бик теләп тулыландырды. Блокада шартларында балаларның авыр язмышын чагылдыручы «Сугыш чоры балалары» фильмнар циклыннан чарада күрсәтелгән «Ипи катысы» һәм «Курчак Валечка» видеолары укучыларга шул замандагы яшьтәшләренә ни дәрәҗәдә авыр булуын тоярга мөмкинлек бирде. Вера Карасеваның «Хлебные крошки» хикәясен уку исә тыңлаучыларда чын күңелдән кызгану хисләре уятты. Балалар үзләре дә сыйныфташларына бик теләп һәм сәнгатьле итеп Н. Ходзның «Письмо отцу на фронт», «Блокадная зима» һәм С. Алексеевның «Таня Савичева» хикәяләрен укыды.  
Очрашу азагында балаларның күбесе әлеге чарада күргән-ишеткәннәр үзләрендә зур тәэсирләр калдыруын таныды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: